Актанышта мәгариф һәрчак күз уңында. Татарстан буенча гына түгел, Россиякүләм билгеле галим-педагоглар да килеп тәҗрибә уртаклаша торган мәйданчыкка әверелде районыбыз соңгы елларда.
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов чакыруы буенча, “Первый канал” алып баручысы Тимур Сираҗиев, Мордва республикасы башлыгы Артем Здунов кебек танылган шәхесләрне тәрбияләгән күренекле педагог Владимир Александрович Дергунов Актанышта мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Кыю, гадел, игелекле балаларны ничек тәрбияләргә, буыннан-буынга күчә барырга тиешле кыйммәтләрне ничек яшь буынга тапшырырга һәм башка бик күп тәрбия өлкәсендә чишелеш көткән мәсьәләләрне, сорауларны күтәрде Владимир Александрович. Иң мөһиме-күтәреп кенә калмады, ә чишелеш юлларын үзенең проектында тәкъдим итте.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Владимир Дергуновның идеяләрен тормышка ашыру өчен Актанышта мөмкинлекләр зур булуын белдерде.
"ЕГОЗА" шәхси белем бирү үзәге директоры Воробьева Наталья Владимировна тәрбия юнәлешендә фикерләре белән уртаклашты.