ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән  Актаныш районы арасында 2021 елда  урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, урманчылыклар җитәкчеләре-урманчылары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

          Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән 24 форма-киңәшмә узды.

          Авыл җирлекләренең терлекчелек күрсәткечләре белән 24 нче форма-киңәшмәдә Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Дәүләткә сөт сату кимегән җирлек башлыклары ике ут арасында. Рейтингның югары баскычына эләгү өчен генә халыктан сөтне дәүләткә очсыз бәядән саттырып булмый. Уйланырга урын бар. 

       24нче форма-киңәшмәдә иң күп терлек асраучы, терлекчелек продукциясе җитештерүдән иң күп табыш алучы авыл халкы ачыкланды. Җиңүче булып Аеш җирлеге танылды, авыл башлыгы Дилүс Әхәтовка район башлыгы Энгель Фәттахов җиңү символы- Ат сыны тапшырды. Аеш җирлегендә 148 хуҗалык бар. Февраль аенда 353 килограмм сөт сатылган, бер хуҗалыкка исәпләгәндә акча кереме  5486 сумны тәшкил итә. Сөтне 23 сумнан Кировтагы сөт комбинатына тапшыру оештырылган. Бу бәя- районда иң югарысы.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Февраль ае йомгаклары буенча “Башак” хуҗалыгы, “Чишмә” һәм “Әнәк” агрофирмалары рейтингта алдынгы позициядә. Әмма узган ел белән чагыштырганда бу хуҗалыкларда ит җитештерү кимегән. Шулай итеп алдынгылык билгесе булган Ат сыны хуҗасыз калды.

         “Башак” хуҗалыгындагы бүгенге күргәзмә –семинар хәзерге заман хуҗалыгының нинди булырга тиешлеген күрсәтте. Хуҗалыкка җитәкче булып узган ел Илүс Ярмиев килгән иде. Хуҗалыкның уңышлары белән танышу яңа җитәкченең бер еллык эшчәнлегенә хисап рәвешен алды. Районның башка хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, баш механиклар машина-торактор паркындагы, орлык складларында, тегермәндә, яңа төзелгән һәм төзелеп килүче терлекчелек торакларында булып, яңалыкларны үз күзләре белән күреп тел шартлаттылар.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Чиләбе өлкәсенең Озерск, Снежинск, Миасс, Трехгорный шәһәрләрендәге хәрби частьлар 18-40 яшьлек гражданнарны, сержант һәм солдатларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра.

Хәрби хезмәт үтү шартлары:

- аена 40000 сумнан һәм күбрәк суммада хезмәт хакы;

- бушлай торак белән тәэмин итү;

- 35 тән 50 тәүлеккә кадәр түләүле отпуск;

- РФ территориясе буенча хәрби хезмәткәр һәм бер гаилә әгъзасына ял итү урынына кадәр бушлай барып кайту;

- социаль гарантияләр;

- дәүләт ипотека системасы буенча даими торак белән тәэмин итү хокукы.

Контракт буенча хәрби хезмәткә бару мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: 3273нче санлы хәрби часть, Озерск ш., тел.: 8(35130)7-98-30; 8963463273; 3498 нче санлы хәрби часть, Миасс ш., тел.: 8(3513)25-81-73; 89194096802;  3442 нче санлы хәрби часть, Трехгорный ш., тел.: 8(35191)5-72-08; 890799570;  3468 нче санлы хәрби часть, Снежинск ш., тел.: 8 (3513) 25-81-73, 89222393922

Хөрмәт белән 3273 хәрби часть командиры, генерал-майор А. А. Никул

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.

Дедлайн: 2021 елның 7 апреле.

Конкурс ике категориядә уза: физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

Хисапның актуаль рәвешләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/node/2523   .

Хисап тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International