25 март кичендә Әлмәт шәһәренең зыялы тамашачысы Актаныш сулышын тойды. 75 елдан артык тарихка ия Әлмәт татар дәүләт театры райондашыбыз, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле педагог Ләйсән Әминованың “Абыстакай” әсәре буенча куелган “Йөрәк сере” мелодрамасын тәүге тапкыр сәхнәгә алып менде.
.jpg)
Гади авыл укытучысының (Ләйсән Әминова үзен нәкъ шулай дип атады – авт.) еллар дәвамында йөрәгендә йөрткән сере беренчеләрдән булып Әлмәт халкына “чишелде”.
Мелодраманың премьерасын Ләйсән Галиәкбәр кызы зур дулкынлану белән каршы алуын яшерми. Әсәрне сәхнәләштерергә легендар Әлмәт театры коллективының алынуы исә авторга икеләтә сөенеч тә, икеләтә җаваплылык та өстәгән.
“Әлмәт театры – минем яшьлегем театры ул. Без шушы театр белән яшәдек! Өлкән буын артистларын һәрберсен исемләп, танып беләм. Хөрмәткә лаек зур шәхесләр алар. Шуңа күрә сюжет линиясе җиңелләрдән булмаган әсәремне мин нәкъ менә Әлмәт татар дәүләт театрына тәкъдим итттем. Әгәр “Йөрәк сере”нә сәхнәгә күтәрелергә язган икән – мин аны бары тик Әлмәт театрында күрдем”, - дип, премьерадан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты райондашым.
Әлмәт театры, югары сәнгать мәйданчыгы буларак, татар сәнгате дөньясында үзе аерым бер бренд ул. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, сезон саен алар җиде-сигез премьера куя.
"Безнең иҗатны күзәтеп барган кешеләр яхшы белә: Әлмәт театры бертөрлелекне сөйми. Безнең тамашачыларыбыз да төрле. Спектакльләребезгә карата кардиналь үзгә булган фикерләр ишетергә туры килә. Ләйсән ханым безгә үз иҗат җимешен сәхнә әсәре итеп куярга тәкъдим иткәч тә, шактый гомер уйланып йөрдем. Халык ничек кабул итәр дигән борчу бар иде, билгеле. Фикерләшкәннән соң, без “Йөрәк сере” мелодрамасын репертуарыбызга алырга карар кылдык. Мине кызыктырган тагын бер нәрсә –әсәрдә хатын-кызлар, яшь-җилкәнчекләр өчен рольләрнең шактый булуы иде".
Мелодраманың исеме үк аның гади түгеллегенә ишарә ясый һәм шуның белән тамашачыны үзенә җәлеп итә дә. Йөрәк сере, бигрәк тә хатын-кызлар өчен, ул зур мәгънәгә ия. Сер йөрәк түренә үк яшеренгән икән, димәк ул бик кадерле...
Әсәрдәге вакыйгалар Актаныш районында бара. Ләйсән Галиәкбәр кызы аларны тормышның үзеннән алып язган.
“Әлеге әсәр нигезендә безнең гаиләнең язмышы ята. Сугыш турында язылган әсәрләр күп, ләкин аларда бер категория кешеләр читтәрәк калган кебек – болар сугыш нәтиҗәсендә ялгыз калган, үз балаларын табу, үз балаларын сөю бәхетеннән мәхрүм калган, туганнары гаиләсендә сыенып яшәргә мәҗбүр булган, йөрәкләрендәге бар мәхәббәтләрен якыннарына, аларның балаларына биргән тол хатын-кызлар. Без шул буынны күреп үстек. Миңа бу әсәрне язу өчен бәлки ана булу хисен кичерү, күпмедер өлкәнәю кирәк булгандыр”, - ди Ләйсән Әминова, әсәрне язу тарихын барлап.
2019 елда Ләйсән ханым “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә үзен нәкъ шушы “Абыстакай” әсәре белән катнаша һәм икенче турга үтә. Аннан соң исә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында авыл мөгаллимәсенең иҗаты белән танышу оештырыла. Ләйсән Галиәкбәр кызы әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның олы ярдәме белән әсәрне күпмедер үзгәртеп эшли, тагын да шомарта, камилләштерә.
Камилләшкән сәхнә әсәре премьерасын исә әлмәтлеләр белән Актаныш халкы да тамаша кылды. Залда район җитәкчелеге, авторның тормыш иптәше Фаяз әфәнде, Әминовларның уллары – киленнәре, якыннары да бар иде. Тулы бер автобус булып театр карарга килгән сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы да хөрмәтле хезмәттәшләре Ләйсән ханымны чәчәк гөлләмәләренә күмде. Алай гына да түгел, укытучыларының премьера уңышын уртаклашырга ерак араларны якын итеп төрле шәһәрләрдән Ләйсән Галиәкбәр кызының элеккеге укучылары да кайткан иде.
Әлмәт театрында Актаныш сулышы диюем дә юкка түгел, артистларның сөйләме дә нәкъ актанышча иде. “Нәмә”, “нәмәкәй” диалектларын затлы сәхнәдән ишеткән райондашларыбыз һәр сүз артыннан кайнар алкышлар яудырды. Шул еллардагы ачы хакыйкатьне күңеле аша үткәргән тамашачы күз яшьләренә дә ирек бирде. Аеруча Ләйсән ханымның тормыш әсәрен якыннан белүчеләр дулкынланды:
“Һәр образ таныш бит, артистларның уйнавында якыннарыбызны танып утырдык, аларның күңел драмасын үзебез кичергәндәй булдык. Шаукымлы елларның бар ачысын аңлар өчен дә шушы әсәр иҗат ителергә тиеш булгандыр. Бу – безнең тарих, бу – Актаныш тарихы, бу – сугыш хәсрәтен ялгыз җилкәләрендә күтәрергә көч тапкан ялгыз хатын-кызлар тарихы”, - диде алар бертавыштан.
Әлбәттә, премьераның уңышында тулы бер кеше гомерен ике сәгатьлек мелодрамага үтә зур осталык белән салуга ирешкән режиссер Наилә Нәҗипованың роле әйтеп бетергесез. 11 сыйныф белемне рус мәктәбендә алган Наилә ханым кайчандыр татар халык мәдәниятенә, аның теленә, моңына Салих Сәйдәшев көйләре аша гашыйк булган – бүген ул безнең Татарстанның театр сәнгатен үстерүдә үзеннән мөһим өлеш кертүче хөрмәтле зат. Шунысы да игътибарга лаек, Наилә Нәҗипова өчен әлеге мелодрама режиссер булып чыныгу алган тәүге әсәр. Соңгысы булмаячагына да иманым камил.
“Залда Актаныш рухы шулкадәр көчле тоемланды. Сез безгә “Йөрәк сере” мелодрамасының премьерасын грандиоз итүгә шушы рухыгыз белән ныклы ярдәм күрсәттегез. Әсәр театр репертуарында үзенең лаеклы урынын алыр дигән ышанычта без. Халыкчан сәхнә әсәренә ихтыяҗ һәрвакыт булды, бар һәм ул сакланачак”, - дигән фикерен җиткерде Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы.
Татарның театр дөньясына тәүге адымнарын ясаган райондашыбыз Ләйсән Әминованы “Йөрәк сере” премьерасы белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Матур башлангыч дәвамлы була күрсен. Һәм, әлбәттә, Ләйсән Галиәкбәр кызының “Йөрәк сере” Актанышның үзендә, үз тамашачысы алдында да ачылыр дигән өметтә калабыз!