ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2021 ел
шимбә

Бүген Актаныш районында барлык җирлекләрне, оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне колачлаган зур өмә үтте.  

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта унберенче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды. Ул ике көн дәвам итәчәк.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 21 нче апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).

Яшьләрнең  12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар. Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе узачак, шулай ук катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачак.


16
апрель, 2021 ел
җомга

26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.

Бүген Республика рус милли-мәдәни берләшмәсенең Актаныш районы бүлекчәсе дәрәҗәле кунаклар кабул итте.

Актаныш районында 26 апрельдән шәхси секторларда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын еллык техник карау старт ала. Караулар 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бер айдан артык вакыт аралыгында район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җирлекләрдәге 1 110 техниканы энә күзеннән үткәрәчәк.

Сезнең игътибарга журналист Лилия Фәттахова белән райондашыбыз Лиана Шакированың әңгәмәсен тәкъдим итәбез.


“Лиана Шакированы без Чаллыда, «Илһам» бөтенроссия бәйгесенең зона этабында очраттык. Башында калфак, үзе тыйнак. Тап-татарча!

Майга кадәр дәвам итәчәк чарага  15 апрельдә  Актаныш районы да кушылды. Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан гамәлләштерелгән квестта Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, гуманитар гимназия укучылары, технология техникумы студентлары катнашты.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районында Сбербанк төркеме һәм Татарстан Банкы тарафыннан махсус укулар оештырыла. Әлеге укулар Сбербанкның 2013 елдан «Ecole 42» инновацион Франция программалаштыру мәктәбендә кулланыла торган "Киләчәк мәктәбе" методикасына нигезләнгән белем бирү инициативасына таянып тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International