ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште

1991 елның 19 апрелендә “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”  Россия Федерациясе Законы кабул ителә. Дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарихы нәкъ менә шушы датадан башлап алып барыла. Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 30 ел эчендә, район халкы өчен үзенең әһәмиятен раслап, гади булмаган үзгәрешләр юлын узды.

Актаныш районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Кояш чыгуын туган як басуларында каршы алган Җир уллары хезмәтне дә макталырлык итеп башкара, иҗатны да читкә куймый алар.

“Таң” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Диларис Мөхәммәтшинның хезмәте дә җанына бик якын. Басу-кырларда эшләгән вакытта, райондашыбыз шигырьләр язу белән дә мавыга.  Әгәр син башкарган хезмәт күңелдә  шигырь юллары тудырырга сәләтле икән – димәк, ул дөрес сайланган!

Агач - куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - агач утырту көне.


18
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 19 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


17
апрель, 2021 ел
шимбә

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гамәлдәге шәхси эшмәкәрләргә салым хисапларын салым органнарына үз вакытында тапшырырга һәм алар гамәлдә түгел дип танылырга мөмкин шартлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш итә.

Актаныш үзәгендә дә юл төзекләндерү тулы куәттә бара. Бу эш белән “Актаныш юллары” җәмгыяте уңганнары шөгыльләнә.

14 апрельдән  23 апрельгә  кадәр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә  3-00-26,  3-09-62 телефоннары аша профилактик прививкалар әһәмияте, кирәклеге хакында кайнар элемтә эшли. Профилактик прививкалар ясатуга кагылышлы сораулары булган гражданнар, мөрәҗәгать итегез!

17 апрель көнне Актаныш районында “Президент ярышлары” дип исемләнгән  спорт бәйгесенең  муниципаль этабы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Актаныш районы хуҗалык итүче субъектлары өчен семинарлар үткәрде. Әлеге чараларның максатчан юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын җиткерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International