Актаныш районында - “Президент ярышлары”

2021 елның 17 апреле, шимбә

17 апрель көнне Актаныш районында “Президент ярышлары” дип исемләнгән  спорт бәйгесенең  муниципаль этабы узды.

Бүгенге көндә Президент ярышлары Россия Федерациясе укучылары арасында иң массакүләм физкультура-спорт чарасы булып тора. Алар укучыларның физик әзерлеген камилләштерүгә, аларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә массакүләм җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, уңай тормыш җайланмаларын формалаштыруга, балаларның гражданлык һәм әхлакый хәленә юнәлдерелгән. Әлеге ярышлар дүрт этапта үткәрелә: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм Бөтенроссия.

Ярышларны ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленис Вәлиев чыгыш ясады.

Актаныш районында мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” үзәк стадионда старт алды.  Муниципаль этапта 7 нче сыйныф укучылары катнашты, һәр команда составында өчәр егет һәм өч кыз бар иде.

“Президент ярышлары”  берничә пункт  буенча яшь спортчыларның үзара көч сынашуын күздә тота.  

Шәхси зачет нәтиҗәләре егетләр һәм кызлар арасында аерым үткәрелә.

Спорт төренең нәтиҗәләре егетләр арасында өч иң яхшы нәтиҗә һәм кызлар арасында өч иң яхшы нәтиҗә буенча билгеләнә.

“Президент ярышлары”нда катнашу укучыларга характер көчен күрсәтү, командада эшләргә өйрәнү,  команда рухын тою мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International