САТУЧЫ ДА ЗАКОННАРНЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ

2021 елның 17 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Актаныш районы хуҗалык итүче субъектлары өчен семинарлар үткәрде. Әлеге чараларның максатчан юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын җиткерү.

Чаралар барышында  катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде, "Кулланучылар хокукларын яклау турында" 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе законының төп нигезләмәләре җиткерелде.

Хуҗалык итүче субъектларга кулланучы почмагын рәсмиләштерү буенча таләпләр җиткерелде, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды.

Шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукцияне, сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сату күләмнәре турында декларацияләрне үз вакытында тапшыру мәсьәләсе дә күтәрелде, барлык эшмәкәрләр кисәтелде -  РФ КоАП 15.13 статьясын бозу үзе артыннан штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International