АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Басу-кырлардагы хезмәт шигырь булып тама күңелдән!

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Актаныш районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Кояш чыгуын туган як басуларында каршы алган Җир уллары хезмәтне дә макталырлык итеп башкара, иҗатны да читкә куймый алар.

“Таң” хуҗалыгының алдынгы механизаторы Диларис Мөхәммәтшинның хезмәте дә җанына бик якын. Басу-кырларда эшләгән вакытта, райондашыбыз шигырьләр язу белән дә мавыга.  Әгәр син башкарган хезмәт күңелдә  шигырь юллары тудырырга сәләтле икән – димәк, ул дөрес сайланган!

“Таң” хуҗалыгының иң перспектив яшь кадры булып танылган Диларис Мөхәммәтшин 14нче язын туган ягының кырларында каршылый. 2007 елда “Таң” хуҗалына эшкә урнашкан кадрның беренче адымнары ук ныклы, ышанычлы була. Башта коллектив арасында хезмәт сөючәнлеге белән абруй казана ул, аннан районкүләмендә оештырылган механизаторлар өчен бәйгеләрдә үз осталыгын сыный башлый. Алдынгы урыннарны яулаган Такталачык егете шул рәвешле Республика күләмендә дә танылу ала. Күп тапкырлар “Кыр батыры” исеменә лаек була.

Башкалардан калышмыйча

Без дә чыктык басуга!

Язның якты кояшыннан

Хәтта күзләр чагыла!

 

Әллә нинди уйлар башта,

Әллә ниләр күрәсең...

Теге башта йөри куян –

Парын эзли күрәмсең.

 

Арттан кошлар иярәләр,

“Калышма!” – дигән төсле.

Үзләренә җим эзлиләр –

Арттырыр өчен көчен.

 

Тимер атым гына түзсен –

Чәчеп бетерик тизрәк.

Әзрәк яңгыр явып үтсен –

Ул бит җиргә бик кирәк!

 

Тирә-якка карап йөрим,

Алҗауны белми күңел.

Бар кешегә саулык телим –

Бер дә начарлык түгел!

(Диларис Мөхәммәтшин, “Таң” хуҗалыгы механизаторы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International