Актаныш районында 21 апрель – агач утырту көне, 24е – өмә

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Агач - куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - агач утырту көне.

Быел Актаныш районында агач утырту 21 апрель – чәршәмбе көнгә билгеләнгән. Аның максаты  - агач үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса.

Ә инде 24  апрель  - Актанышта бердәм өмә көне. Ул территорияне санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында үтәчәк.  Шулай ук икеайлык кысаларында юл буйларындагы агач полосаларын чистарту, агарту күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International