Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юбилеен каршы ала

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

1991 елның 19 апрелендә “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”  Россия Федерациясе Законы кабул ителә. Дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарихы нәкъ менә шушы датадан башлап алып барыла. Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 30 ел эчендә, район халкы өчен үзенең әһәмиятен раслап, гади булмаган үзгәрешләр юлын узды.

Актаныш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге турындагы сорауларга аның җитәкчесе Назиф Салихов җавап бирде.

– Сезгә күп кеше мөрәҗәгать итәме?

– Соңгы биш елда гына да эш эзләү максатыннан безгә 656 кеше мөрәҗәгать итте. Алар арасыннан 241 кешене эшкә урнаштырдык..

– Эшсезләргә кирәкле күнекмәләр алырга ярдәм итәсезме?

– Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарны һөнәри укыту актив алып барыла. Һөнәри белем бирү – эшсезләргә лаеклы эш табу өчен яхшы мөмкинлек.  Биш ел эчендә безнең аша декрет ялындагы кырыкка якын әни, 30га якын пенсия алды яшендәге граждан, 123  эшсез  белем алган, үзләренә яңа һөнәр үзләштергән.

Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган эшсез гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм күрсәтү һәм социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтү эше алып барыла.

– Җәй көне сездә мәктәп укучылары өчен акча эшләү мөмкинлеге бармы?

– Әйе, без җәйге каникуллар чорында һәм алар укудан бушаган вакытларда балигъ булмаган гражданнар һәм эшсез гражданнар өчен вакытлыча эш урыннары оештырабыз. Алар эшләгән вакыт аралыгына матди ярдәм дә алачаклар.

– Вакансияләр ярминкәләре үткәрәсезме?

– Әйе, үткәрәбез. Безнең тәҗрибә буенча, вакансияләр ярминкәсе гражданнарга – үзләренә туры килә торган эш эзләүдә, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләрне сайлауда ярдәм итүнең иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора. Аларда шәхси эшмәкәрләр дә, эре эш бирүчеләр дә катнаша.

– Сез үз эшләрен ачарга теләгән инициативалы гражданнарга ярдәм итәсезме?

– Әлбәттә, ел саен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга үз эшләрен оештыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә, өстәвенә, бу акча кире кайтарылмый. Биш ел эчендә үз эшен оештырырга теләк белдергән 10  кешегә финанс ярдәме бүлеп бирелде. 2021 елда да бу юнәлештә эш башкарылачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнашуга кагылышлы барлык мәсьәләләрне нигезле хәл итә белүче, махсус белемгә ия чын профессионаллар эшли. Алар – үз өлкәсендә эшләүче белгечләр: өлкән инспектор Айгөл Салихҗанова,  әйдәп баручы  инспектор Ләйсән Латыйпова,  баш хисапчы Миләүшә Фәхруллина.

Сезне бәйрәмегез белән котлап, һөнәри уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны һәм, әлбәттә, сәламәт һәм бәхетле булып калуыгызны телибез! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International