ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Быелгы язгы кыр эшләрен   Актаныш районы  364 механизатор һәм 126 машина йөртүче белән башкарып чыгачак.  Шулай ук  әлеге мөһим кампаниядә 15 инженер, 22 агроном, 21 бригадир, 17 техник хезмәт күрсәтү звеносы катнашачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина авылда педагогларга газ белән тәэмин итү чыгымнарын компенсацияләү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсендә катнашты.

16 апрельдә РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирүне үткәрү буенча төбәк оештыру комитетына гамәлдәге Дума депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина документлар тапшырды.

2020 ел белән чагыштырганда, фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан. Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә. Әйтик, 2021 елның өч аенда ведомство тарафыннан күчемсез милек объектларына сату-алу буенча 60 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган ел алар 23 меңнән артык иде.

2021 нче елның 14 нче апреленнән 23 енә кадәр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә  3-00-26,  3-09-62 телефоннары аша профилактик прививкалар әһәмияте, кирәклеге хакында “кайнар линия” элемтәсе эшли. Профилактик прививкалар ясатуга кагылышлы сораулары булган гражданнар мөрәҗәгать итә алалар.

В Управлении Росреестра по Республике Татарстан рассказали, на что стоит обратить внимание при оформлении права собственности на совместное имущество.

Чикләрне билгеләү буенча әлеге масштаблы эшләр 2021 елда «җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эксперимент кысаларында үткәрелергә тиеш. 

2019 елдан башлап, Россиядә этаплап товарларны мәҗбүри маркировкалау үтә. 2019 елда ул тәмәке продукциясенә, 2020 елда шиннарга, парфюмерияләнгән товарларга һәм хушбуйларга, фотоҗиһазларга, аяк киеменә кертелде. Агымдагы елда кием-салым, эчке кием, чиратта велосипедлар, су, сөт һәм башка товарлар бу системага керәчәк.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бухакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International