Актанышта агач утырту өмәсенә районыбыз чаңгычылары да актив кушылды. Күмәк көч белән алар "Бүләк" чаңгы трассасы юл буена агачлар утыртты. Агачларны кайтаруда, су сибүдә аларга "Коммунсервис" егетләре ярдәмгә килде.
21 апрельдән Актанышта агач утырту айлыгы башланды. Әлеге районкүләм чарада бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.
Баян Дәүләтов урамыннан 57 нче бистәгә чыккан юл буенда, Көньяк, Мулланур Вахитов урамында, Тынычлык проспектында, “Бүләк” чаңгы базасы янында агач үсентеләре утыртылды.
Агач утырту айлыгы дәвамында Актанышта район үзәгендә һәм авылларда 44 мең агач утырту планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Минзәлә районына килде.
.jpg)
Бүген Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты укучылары Лубян урман-техник көллияте вәкиле Сухов Павел Сергеевич белән очрашты.
.jpg)
“Татавтодор” оешмасы хезмәткәрләре район территориясендәге юлларда чокырларны ямауны дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге эшчәнлек берничә юнәлештә җәелдерелгән.
.jpg)
Бүген Актаныш үзәгендә агач утырту өмәләре гөрләде. Әлеге игелекле эшкә Актаныш технология техникумы студентлары да җәлеп ителгән иде.
Педагог Айдар Низамов җитәкчелегендәге егетләр төркеме Тынычлык проспектында 55 төп чыршы үсентесе утыртты. Күмәк оештырылган эш барышында утыртылган үсентеләргә су сибү дә оештырылды.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2021 елның 21 апрелендә кичен, төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
21 АПРЕЛЬ – ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАНЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның котлавы.
Актанышта гамәлләштерелгән очрашуда халык алдында дүрт кандидат чыгыш ясады. Алар – “АПМ-Инжиниринг” ҖЧҖ генераль директоры Әсхәт Гарифуллин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм Казан (Идел буе) федераль университетының III курс студенты Эльдар Гәлләмов. Алар үз биографияләре белән уртаклаштылар һәм ни өчен депутат булырга теләүләре, үз алларына нинди максатлар куюлары турында сөйләделәр.
.jpg)
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.