Актаныш делегациясе Минзәләдә Васил Шәйхразыев рәислегендә үткән күчмә киңәшмәдә катнашты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Минзәлә районына килде.

Минзәләдә Васил Гаяз улы җитәкчелегендә  күчмә киңәшмә гамәлләштерелде. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрүгә багышланган иде.

Киңәшмә эшендә   Актаныш районыннан башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендәге делегация  катнашты.  

Чарада катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, район башлыгы Айдар Салахов белән берлектә  Минзәлә шәһәренең “Шатлык” катнаш төрдәге балалар бакчасында булдылар.  

 Кунакларны төрле милләттән булган балалар яңа пешкән ипи һәм татар халкының милли ризыгы булган чәкчәк белән, төрле телләрдә сәламләп каршы алдылар.

Бакчадагы балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ә килгән кунаклар аларның бакчадагы тормышы, яшәү рәвеше белән кызыксындылар.  

Аннары кунаклар  Минзәлә татар гимназиясендә булдылар. Гимназиядә чын татар мохите икәне әллә каян күренеп тора, балалар бары тик татарча гына сөйләшәләр.

 Кунаклар 9 майга багышланган экспозицияне, балаларның төрле уен коралларында уйнауларын,төрле сыйныфларда чит ил балаларының ничек исәнләшүләрен, дәрес фрагментларын, Г.Тукайның маҗараларын карадылар.

Киңәшмәдә катнашучылар хозурына  С.Өметбаев исемендәге Дәүләт татар драма театрында оештырылган күргәзмә тәкъдим ителде.

Очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшү белән тәмамланды.

 Чарада  Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызының “Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә эш оештыру” дип исемләнгән чыгышы тыңланды.

Сөйләшү ахырында  Васил Шәйхразиев “Без һәр ата-анага барып җитәргә тиеш, һәм бала - чуаш, мари, удмурт яки башка милләт вәкиле булсынмы - туган телне өйрәнү хокукыннан мәхрүм булмаслык итеп эшне оештырырга тиешбез. Белем бирү учреждениеләрендә педагогик коллективны комплектлауга да тиешле игътибар бирергә кирәк” – дип белдерде.

Вице-премьер шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә күрше Идел буе төбәкләре белән багланышларга зур игътибар ясарга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International