21 апрельдән Актанышта агач утырту айлыгы башланды. Әлеге районкүләм чарада бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.
Баян Дәүләтов урамыннан 57 нче бистәгә чыккан юл буенда, Көньяк, Мулланур Вахитов урамында, Тынычлык проспектында, “Бүләк” чаңгы базасы янында агач үсентеләре утыртылды.
Агач утырту айлыгы дәвамында Актанышта район үзәгендә һәм авылларда 44 мең агач утырту планлаштырыла.