Актаныш районы юлларын төзекләндерү дәвам итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

“Татавтодор” оешмасы хезмәткәрләре район территориясендәге юлларда чокырларны ямауны дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге эшчәнлек берничә юнәлештә җәелдерелгән.

Юллар "картайган" саен алар төзекләндерүгә, "ярдәмгә" мохтаҗ. Технология буенча, хәтта яңа салынган асфальтка да 4- 5 елдан соң ук ремонт үткәрү карала. Язгы-җәйге чор - төзелешләр чоры. Юл төзүчеләр дә елның әлеге фасылларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Татавтодорлылар да апрель урталарында башланган эшне сентябрьгә кадәр төгәлләүне максат итеп куя.


Район территориясендә беренче чиратта автотранспорт хәрәкәте өчен аеруча куркыныч тудыра торган чокырлы юллар төзекләндерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International