Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның котлавы
“Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм!
Бүгенге көндә егерме алты авыл җирлеген берләштергән Актаныш муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте һәр өлкәдәге эшчәнлеккә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчыган барлык проблемаларның, халык сорауларының хәл ителүе җирлекләрдә эш оештырудан башлангыч ала. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үз вакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя дә. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырта, авылларның йөзен билгели.
Безнең авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетлары хезмәткәрләре барысы да – тәҗрибәле, белемле, заман белән бергә атлаучы үз эшләренең осталары. Алар - оста оештыручы, психолог, идарәче дә. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яраткан хезмәтегездә уңышлар, һәрвакыт аңлашып эшләү, уңышлар, гаиләләрегездә иминлек телим.
Энгель Фәттахов, Актаныш районы башлыгы”