Актаныш техникумы студентлары агач утыртты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Актаныш үзәгендә агач утырту өмәләре гөрләде. Әлеге игелекле эшкә Актаныш технология техникумы студентлары да җәлеп ителгән иде.

Педагог Айдар Низамов җитәкчелегендәге егетләр төркеме Тынычлык проспектында 55 төп чыршы үсентесе утыртты. Күмәк оештырылган эш барышында утыртылган үсентеләргә су сибү дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International