МӨҺИМ КАМПАНИЯ: Актанышта алдан тавыш бирүдә катнашачак кандидатлар халык белән очрашты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Билгеле булганча, агымдагы елның 19 сентябрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.

Әлеге уңайдан Татарстанда “Бердәм Россия”  праймеризы - сайлаучылар белән очрашулар  дәвам итә. Оештыру комитеты утырышында билгеле булганча,  праймеризда теркәлгән катнашучыларның сайлаучылар белән турыдан-туры очрашуы  рөхсәт ителде. Бер очрашуда 6 кандидат катнаша ала. Залдагы кешеләрнең гомуми саны 100 дән артырга тиеш түгел.

20 апрель көнне ачык сөйләшү мәйданы итеп Актаныш районы билгеләнгән иде.  Халык  белән очрашу “Яшьлек” мәдәни үзәгендә гамәлләштерелде.  Очрашуның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды:

1.Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт  Думасына «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү буенча  алдан тавыш бирү турында      

 2.”Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проектында катнашу турында.

 «БЕРДӘМ РОССИЯ» барлык партияләр арасында Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатларны ачык гомуми конкурентлы тавыш бирү юлы белән билгели. Партия өчен мондый модель буенча алдан тавыш бирү уздыру - кандидатларның составын яңарту, битараф булмаган актив татарстанлыларга үз позицияләре турында белдерергә, иң мөһим, кискен мәсьәләләрне халык алдында күтәрү һәм чишү юлларын тәкъдим итү  мөмкинлеге бирү.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга кандидатлар билгеләнәчәк.

Алдан тавыш бирү - чын мәгънәсендә лаеклы кандидатларны билгеләү өчен максималь гадел һәм ачык ысул. Алдан тавыш бирү ачык форматта уза - анда һәр татарстанлы катнаша ала. Тавыш бирергә дә, катнашуга үз кандидатурасын тәкъдим итәргә дә мөмкин. Асылда, «БЕРДӘМ РОССИЯ»нең алдан тавыш бирүе - ул һәр теләгән кешегә сәяси активлык күрсәтергә, татарстанлылар белән үз позицияләрен белдереп, фикер алышу өчен ачык мәйданчык алырга мөмкинлек бирә торган механизм.

Алдан тавыш бирүнең ачык моделе - катнашучылар арасында максималь конкуренцияне тәэмин итәчәк - һәркемнең үз көчләрен гомуми нигезләрдә һәм гадел сәяси көрәш принципларында зур сәясәттә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

Волонтерлык берләшмәләре вәкилләре, коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары легитимлык һәм үтәкүренмәлелекне күзәтеп торачак. Бу - процедураны тагын да ачыграк, бәйсез һәм көндәшлеккә сәләтле итәчәк.

2021 елның 24 - 30 маена кадәр татарстанлыларның электрон тавыш бирүдә катнашу, яисә 30 майда исәп участогына килеп турыдан-туры тавыш бирү мөмкинлеге булачак.

 Электрон тавыш бирүдә катнашу өчен, сайлаучыга дәүләт хезмәтләре федераль порталының теркәлгән кулланучысы булырга кирәк һәм аның исәпкә алынуы расланган булырга тиеш.

Электрон тавыш бирүдә катнашырга теләгән сайлаучы үзенең теләген        19 апрельдән 28 майга кадәр www.pg.er.ru   сайтында белдерә ала.  

Тавыш бирү рейтинглы булып тора, сайлаучы бюллетеньгә кертелгән кандидатларның максималь санына кадәр бер генә кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү яшерен булып тора.

Турыдан-туры тавыш бирергә теләк белдерүчеләр моны 30 майда исәп участокларына килеп башкара алачак. Исәп участоклары адреслары белән шулай ук экранда күрсәтелгән  сайтта танышырга мөмкин булачак.

Онлайн-тавыш бирүдә катнашкан сайлаучы, кабат участокта тавыш бирә алмый.

Актанышта гамәлләштерелгән очрашуны район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова ачты. Рәйхан Флүс кызы бүгенге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады:

“Мондый очрашулардан соң наказлар җыелачак, алар  һәр торак пунктның проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәчәк. Алдан тавыш бирү  исә “Бердәм Россия”  һәм Татарстан исеменнән РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясаячак кандидатлар исемлеген формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Рәйхан Галимҗанова  билгеләп үткәнчә,  узган биш елда “Бердәм Россия” партиясе  ярдәме белән күп кенә әһәмиятле социаль проектлар гамәлгә ашырылган. Алар арасында “Безнең ишегалды” программасы да бар. Шунысы сөенечле - әлеге социаль проектлар киләчәктә дә дәвамлы булачак.

Актанышта гамәлләштерелгән очрашуда халык алдында  дүрт кандидат чыгыш ясады. Алар – “АПМ-Инжиниринг” ҖЧҖ генераль директоры Әсхәт Гарифуллин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм Казан (Идел буе) федераль университетының III курс студенты Эльдар Гәлләмов.  Алар үз биографияләре белән уртаклаштылар һәм ни өчен депутат булырга теләүләре, үз алларына нинди максатлар куюлары турында сөйләделәр.

Кандидатлар белән очрашуга килгән район  халкы чыгыш ясаучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын юллады, тәкъдимнәрен калдырды, проблемаларын  җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International