Бүген Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты укучылары Лубян урман-техник көллияте вәкиле Сухов Павел Сергеевич белән очрашты.
.jpg)
Кадет мәктәп-интернатында оештырылган очрашу барышында Павел Сергеевич урман-техник көллияте, анда белем алу шартлары, студентларга тәкъдим ителгән мөмкинлекләр хакында сөйләде.
.jpg)
“Лубян урман-техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының гамәлгә куючысы — Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы. Әлеге көллият Татарстанның иң борынгы урта уку йортларыннан берсе, ул Казан дәүләт аграр университетының фән-белем бирү кластерына керә, 2012 елдан Урман белем бирү оешмалары ассоциациясе әгъзазы.
Лубян урман-техник көллиятендә урман хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен арттыру пункты да эшли.