2020 ел белән чагыштырганда, фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан. Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә. Әйтик, 2021 елның өч аенда ведомство тарафыннан күчемсез милек объектларына сату-алу буенча 60 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган ел алар 23 меңнән артык иде.