2021 нче елның 14 нче апреленнән 23 енә кадәр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә 3-00-26, 3-09-62 телефоннары аша профилактик прививкалар әһәмияте, кирәклеге хакында “кайнар линия” элемтәсе эшли. Профилактик прививкалар ясатуга кагылышлы сораулары булган гражданнар мөрәҗәгать итә алалар.