Актаныш үзәгендә дә юл төзекләндерү тулы куәттә бара. Бу эш белән “Актаныш юллары” җәмгыяте уңганнары шөгыльләнә.
Дөрес, чокырлар ремонты кыш айларында да туктап тормаган. Ул вакытта махсус порошок кушылган салкын асфальт кулланылган булса, хәзер эшчеләр кайнар асфальт ысулу белән юлларны рәткә китерә.
Яз көне Актаныш эчендәге юлларның зур өлеше чокыр-чакырлы һәм сикәлтәле каршылыклар полосасын хәтерләтә. Әле көз көне генә ярыклар гомумән булмаган урыннарда бүген шактый зур чокырлар барлыкка килгән. Нигездә алар, әлбәттә, үзәк урамнарда, иң җанлы хәрәкәт булган җирләрдә, чөнки анда юл катламнарына йөкләнеш күпкә югарырак.
Әлеге фактларны истә тотып, “Актаныш юллары” җәмгыяте иң беренче эш итеп нәкъ шундый таушалган участокларны ямауга тотынган. Алдагы көннәрдә алар Г.Тукай һәм Татарстан урамнары арасындагы 100 метр араны яңарткан булса, бүген чокыр ремонты Җиңүнең 30 еллыгы урамында “кайный”.
Биредә яңартылачак юл озынлыгы – 890 метр. Әлеге аралыкта автомобиль хәрәкәте тулысынча туктатылган. Ике яктан да кисәтү билгеләре урнаштырылган.
“Актаныш юллары” хезмәткәрләренең эш сәгате иртәнге сәгать җиделән башланып, кичке алтыга кадәр дәвам итә. Язгы юлларны төзекләндерүгә утыздан артык хезмәткәр, дистәләгән техника җәлеп ителгән.
Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы ремонт эшләрен дүшәмбегә тәмамларга ниятли “юл табиблары”. Хәсән Заманов урамында да әлеге җәмгыять хезмәткәрләре чокыр ямау белән мәшгуль. Аннан исә төзекләндерү хәрәкәте Гагарин, Тынычлык урамнарында башланачак.