Актаныш районында рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлеге ачылды

2021 елның 16 апреле, җомга

2021 елның 15 апрелендә район үзәгендә “Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе" республика иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсен оештыру буенча җыелыш булып узды.

Күпчелек тавыш белән Актаныш муниципаль районының "Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп Амерзьянова Юлия Валентин кызы сайланды.


Бүген Республика рус милли-мәдәни берләшмәсенең Актаныш районы бүлекчәсе дәрәҗәле кунаклар кабул итте.

Бүлекчәнең тәүге утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе " РИО идарәсе рәисе Ирина Алексеевна Александровская, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзасы Светлана Владимировна Измайлова, “ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе " РИО рәисе урынбасары Вячеслав Васильевич Никифоровлар катнашты.



Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, рус теле укытучылары чакырулы иде.



Утырышта Республика рус милли-мәдәни берләшмәсенең Актаныш районы бүлекчәсенең алда торган максат-бурычлары билгеләнде.

“Без үз сафыбызга бүген Актаныш бүлекчәсен кабул итәбез. Аның көчле эшчәнлегенә өметләнәбез", - дип, Ирина Александровская бүлекчә эшчәнлегенә уңышлар теләде.


Чара ахырында “Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе" РИО идарәсе рәисе Ирина Александровская район башлыгы Энгель Нәвап улына истәлек бүләге тапшырды.

Энгель Фәттахов үз чиратында дәрәҗәле кунакка Актаныш районы символикаларын чагылдырган сувенир бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International