Бүген Актанышта шахмат бәйрәме. Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, Актанышта унберенче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды. Ул ике көн дәвам итәчәк.
Актаныш һәм республиканың бик күп командаларыннан тыш, быел турнирда Башкортстан, Удмуртия шахматчылары да катнаша. 200гә якын шахматсөяр шул рәвешле Наил Мөхәммәтҗанов исемен мәңгеләштерә.
Шахматны үз итүчеләргә Наил Мөхәммәтҗанов исеме яхшы таныш - республикада бу спорт төрен үстерү, Татарстанның җыелма командасын булдыру, районнарда, авылларда үсеп килүче яшь шахматчыларны зур спортка тарту юнәлешендә армый-талмый хезмәт куйган фидакарь, күп тапкырлар Татарстан чемпионы, СССР спорт мастеры, халыкара арбитр, республика шахмат федерациясе вице-президенты вазифасында хезмәт куйган кеше ул.
Чараның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,
яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, Актаныш районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров катнашты.