ҖИРЛЕКЛӘРДӘ ТЕХНИК КАРАУЛАР СТАРТ АЛА: Шәхси сектор юллардагы иминлеккә битарафлык күрсәтергә тиеш түгел!

2021 елның 16 апреле, җомга

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөһим.


Актаныш районында 26 апрельдән шәхси секторларда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын еллык техник карау старт ала. Караулар 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бер айдан артык вакыт аралыгында район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җирлекләрдәге 1 110 техниканы энә күзеннән үткәрәчәк.


Сүз уңаеннан, район буенча шәхси секторлардагы иң күп техника Татар Суксу авыл җирлегенә туры килә, биредә аларның саны 138гә тәңгәл. Икенче урында Актаныш - 115 берәмлек техника, техника саны буенча өченче урында Татар Ямалысы авыл җирлеге.


“Җирлекләрдәге барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар техник карауга тәкъдим ителергә тиеш. 2020 елның техник карау йомгакларыннан күренгәнчә, шәхси секторда трактор тотучылар тимер атларның техник торышына тиешле игътибар бирмиләр. Менә шушысы борчый. Алар шуны истән чыгармасын иде: тракторлар да, аларның тагылмалары да бер дәрәҗәдә юл хәрәкәте катнашучылары булып торалар һәм аларга карата иминлек таләпләре дә бер үк. Республикада тагылмалы үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре теркәлеп тора. Күп очракта алар нәкъ менә шәхси затлар йөгәнләгән техника. Юллар битарафлыкны кичерми! Әгәр шәхси хуҗалыкта техника бар икән, ул һичшиксез исәпкә куелган һәм карау узган булырга тиеш!”, - дип, җирлекләрдәге техника хуҗаларын алдан ук кисәтә Илдус Хәкимов.


Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән машиналарга техник карау үткәрү барлык юридик һәм физик затларга да мәҗбүри. Иминлек кагыйдәләрен үтәүгә нигезләнеп, техник карау узмаган тракторлар юлларга чыгарга тиеш түгел.


Шәхси тракторлары булган кайбер хуҗалар техник карау узудан качарга омтылалар. Хәтта аларны исәпкә куюны кирәк дип санамаучылар да бар. Мондый шартларда авыл урамнарында, район билгеләнешендәге юлларда хәрәкәт иминлеген саклау бик катлаулы – фаҗигаләргә юл куймыйк, аларны булдырмау максатыннан кулдан килгәнен эшлик, хөрмәтле райондашлар!


Беренче техник карау Такталачык җирлегенә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International