Сезнең игътибарга журналист Лилия Фәттахова белән райондашыбыз Лиана Шакированың әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
“Лиана Шакированы без Чаллыда, «Илһам» бөтенроссия бәйгесенең зона этабында очраттык. Башында калфак, үзе тыйнак. Тап-татарча!
Шундук таныдык – безнең актив хәбәрчеләребезнең берсе ул. Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, 6нчы сыйныфта укый.
– Бүген үзем язган шигырьне сөйләдем, – диде Лиана.
– Шигырьләрне күптән язасыңмы соң?
– Беренчесен 1нче сыйныфта укыганда язган идем. Яраткан этебез турында. Ә бу бәйгедә “Туган авылым” дигән шигыремне сөйләдем. Әкиятләр дә язганым бар. “Казның муены нигә озын?” дигән әкиятем “Көмеш кыңгырау”да да басылып чыкты.
– Син укуда да алдынгыдыр, әйеме?
– Әйе, “бишле”гә генә укыйм, олимпиадаларда да катнашам. Татар теле буенча олимпиадада республика күләмендә ике ел рәттән абсолют җиңүче, быел призёр булдым. Рус теленнән дә республика этабында катнаштым.
– Кайсы фәнне бигрәк тә яратасың?
– Билгеле, татар телен! Ә аннан кала инглиз телен.
– Буш вакытыңда тагын ниләр белән шөгыльләнәсең? Шигырь язудан тыш.
– Рәсемнәр ясыйм, бәйлим... Чит ил музыкасы тыңларга яратам.
– Бүгенге чыгышыңнан канәгатьме син? Җиңүеңә ышанасыңмы?
– Минем “Илһам”да әле беренче генә катнашуым. Башка катнашучыларны тыңлагач, җитешсез якларымны да күрдем. Үземне кыюрак тотарга кирәк булган икән, дип уйлыйм. Тик өметем өзелмәде әле. Җиңмәсәм дә, күңел төшенкелегенә бирелмәячәкмен”.