Актанышта мәгълүмати технологияләр буенча махсус укулар гамәлләштерелә

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районында Сбербанк төркеме һәм Татарстан Банкы тарафыннан махсус укулар оештырыла. Әлеге укулар Сбербанкның 2013 елдан «Ecole 42» инновацион Франция программалаштыру мәктәбендә кулланыла торган "Киләчәк мәктәбе" методикасына нигезләнгән белем бирү инициативасына таянып тормышка ашырыла.


Уку барышында Саклык банкының “Мәктәп 21” белем бирү проектының Казан филиалы җитәкчесе Айрат Хәсәнов районның җитәкчелек корпусына мәгълүмати технологияләр буенча белем һәм күнекмәләр бирә.


Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе катнашкан укуларга аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре чакырулы.

Бүгенге укуларның икенче өлеше Актаныш технология техникумы базасында дәвам итте. Укуларга, корпоратив бизнес өлкәсендә яңа икътисад мәсьәләләре, кадрлар сәясәте трендлары, хәзерге җәмгыятьтә физик затлар өчен экосистема продуктлары темалары буенча әзерләнгән чыгышларны тыңларга хуҗалык рәисләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә чакырулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International