Кичә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә Актаныш технология техникумы коллективы, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган сморт концерты программасын тәкъдим итте.
.jpg)
15 апрельдә «Эфир» телеканалында «Яңа иртә» программасында кече һәм урта бизнес вәкилләре тарафыннан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерүнең әлеге һәм башка үзенчәлекләре турында Татарстан Росреестры эксперты Александра Абдуллина сөйләячәк.
«Яңа иртә» программасында «Иртәнге кунак» рубрикасын 5.50, 6.50 һәм 7.50 сәгатьтә карагыз.
16 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры эксперты Инстаграмда «Социаль ипотека» программасында катнашучыларның күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирәчәк.
Турыдан-туры эфир Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә узачак.
14 апрельдә Дәүләт Думасы кредит шартнамәләренең максатларын киңәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Актаныш районында яшь буынны тәрбияләү, райондагы предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү һәм авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге торышы, аның үсешен тәэмин итү чаралары хакында хакимият башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән әңгәмә.
Республикада, авыл хуҗалыгы районы буларак Актанышта да терлекчелек тармагына күп инвестицияләр кертелә. Терлекчелектә ит һәм сөт җитештерүдә тотрыклы үсеш күзәтелсә дә, алдынгы карашлы һәр җитәкче, һәр белгеч бүген һәр мөмкинлекне нәтиҗәле файдалану максатын куя. Тармакта барган төзелешләр, нәсел яңарту бүген технологик һәм фәнни яктан нигезләнгән стратегия буенча бармый икән, сарыф ителгән көч кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин. Әлеге сорау белән район җитәкчелеге Түбән Новгородның "Альта Дженетикс" компаниясенә мөрәҗәгать итте.
Блюма Сергей Николаевич һәм Алиуллов Вилсур Вәгыйз улы район хуҗалыкларына аудит үткәрделәр. Терлекчелек тармагындагы үсешкә киртә булучы көндәлек күзәтелүче проблемаларны ачыкладылар. Аларны чишү барышында гади, ләкин төгәл исәп-хисап, тырышлык таләп итүче эшлисе эшләр планын аңлаттылар.
Пандемияле вәзгыять шартларында үз эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булган “Гаилә мәктәбе дәресләре” бүген янә җанландырылды.
.jpg)
Билгесез сәбәпләр аркасында техник яктан катлаулы товар ватылганда (сафтан чыккан очракта), сатучы еш кына кулланучыны ялгыш юлга кертә, техник яктан катлаулы товар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел һәм аны ремонтларга гына мөмкин, ди. Тик бу һәр очракка да туры килми, әйдәгез, бергәләп өйрәник.
17 апрель көне Актаныш районында санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан зур өмә үткәрелә.
.jpg)
Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова рәислегендә цифрлы трансформация буенча төбәкара эшче төркем утырышы узды. Чарада ведомствоны цифрлы трансформацияләүнең төп юнәлешләре җитәкчеләре, федераль кадастр палатасы һәм Иннополис университеты карамагындагы территориаль органнар вәкилләре катнашты. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.