17 апрель көне Актаныш районында санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан зур өмә үткәрелә.
Язгы өмә барышында оешма-предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән участокларны чистартып, тәртипкә китерәчәк. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне дә үз йортлары янбакчаларын чистартырга чакырабыз!
Яшәгән җиребезне матурлау өчен барыбыз да үз өлешебезне кертик. Урамнарыбыз балкып торсын!
.jpg)