Актаныш районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында “Гаилә мәктәбе дәресләре” моннан сигез ел элек оештырылган иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева башлап җибәргән проект шактый уңышлы тормышка ашырылып килде. Проектның максаты - психологлар, дин әһелләре, табиблар катнашында узучы дәресләрдә укучыларга гаилә кыйммәтләре хакында бәян итү.
Пандемияле вәзгыять шартларында үз эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булган “Гаилә мәктәбе дәресләре” бүген янә җанландырылды.
Өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова, районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин килгән иде.
Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды. Гаилә мәктәбе дәресләрен тыңлаган укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.