Актаныш сәхнәсендә – педагоглар һәм студентларның иҗади тандемы (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә Актаныш технология техникумы коллективы,  туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган сморт концерты программасын тәкъдим итте.

Уку процессында даими төстә яңалыкка омтылган коллектив сәхнәгә дә үрнәк алырлык, сокланырлык концерт номерлары алып менгән иде. Моннан күп еллар элек, әле  уку йорты һөнәри училище статусын йөрткән чорларда ук барлыкка килеп,  күпләрне таң калдырган 200 кешелек хоры гына да ни тора техникумның! Йөзләр үзгәрсә дә, дәрәҗәсе шулай ук югары сакланган аның – сәхнә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин  дерижерлык иткән хорның  татар халкының гимнына әверелгән  “Туган тел” җырын башкаруы белән ачылды.

Техникум коллективы туган телебезгә мәдхияне җыр аша да, берничә милләт телендәге шигъри тәлгәшләр белән дә җиткерде.

Бу кичтә Актаныш сәхнәсендә җыр-моң, дәртле биюләр берсен-берсе алыштырып торды. Сәхнәдә  педагогик коллектив һәм студетларның бердәм иҗади тандемы “ут уйнатты”.

Залда халыкның аз булуы бәйрәм рухын бераз сүрелдерсә  дә, техникумның үз тугры тамашачысы һәр чыгышны кайнар алкышларга күмде.  Техникум коллективы сафында булган педагогларның һәм  студентларның дустанә мөнәсәбәтен сәхнә ачык чагылдырды – йөзләрдәге  елмаю концерт дәвамына сузылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International