Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова рәислегендә цифрлы трансформация буенча төбәкара эшче төркем утырышы узды. Чарада ведомствоны цифрлы трансформацияләүнең төп юнәлешләре җитәкчеләре, федераль кадастр палатасы һәм Иннополис университеты карамагындагы территориаль органнар вәкилләре катнашты. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.