14 апрельдә Дәүләт Думасы кредит шартнамәләренең максатларын киңәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина: «Бүген без Татарстан халкы куйган мәсьәләне хәл итә торган федераль законны ахыргы укылышта кабул иттек. Ә ул нәкъ менә өченче бала туганда ТР Дәүләт торак фонды аша алынган социаль ипотеканы каплауга, төзелеп бетмәгән йорт сатып алуга, торак-төзелеш кооперативы әгъзасының пай кертемен түләүгә федераль бюджет акчаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә".
"Мәсьәләнең тарихын исегезгә төшерәм: Татарстанда күп балалы гаиләләр – ТР Дәүләт торак фонды аша социаль ипотеканы алучылар – өченче бала туганда федераль бюджеттан бер тапкыр бирелә торган ярдәмне ана капиталына өстәп, ипотеканы түләүгә юнәлдерә алмадылар, чөнки ДТФ банк булып тормый. Әлеге проблеманы хәл итү өчен тиешле закон проекты эшләнде, һәм бүген ул Дәүләт Думасы тарафыннан тулысынча кабул ителде. Хезмәттәшләребезгә уртак эш өчен рәхмәт!"- дип хәбәр итте Когогина.
«Бүген без кабул иткән яңалык күп балалы гаиләләр өчен уңайлы торак ясый-яңа яки төзелеп килүче торак булсынмы, торак-төзелеш кооперативына взнос яки гомуми милектәге өлешме: 640 мең сумга якын ана капиталы һәм 450 мең сум өченче бала туганда. Бу дәүләт ярдәме чаралары-ана һәм балаларны яклау өчен ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән һәм гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле карарлар нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте парламентарий.
Закон проектын кабул итү дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм уңай социаль-икътисади нәтиҗәләргә китерәчәк.