АКТАНЫШ ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ТАРМАГЫН ФӘННИ НИГЕЗДӘ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Республикада, авыл хуҗалыгы районы буларак Актанышта да терлекчелек тармагына күп инвестицияләр кертелә. Терлекчелектә ит һәм сөт җитештерүдә тотрыклы үсеш күзәтелсә дә, алдынгы карашлы һәр җитәкче, һәр белгеч бүген һәр мөмкинлекне нәтиҗәле файдалану максатын куя. Тармакта барган төзелешләр, нәсел яңарту бүген технологик һәм фәнни яктан нигезләнгән стратегия буенча бармый икән, сарыф ителгән көч кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин. Әлеге сорау белән район җитәкчелеге Түбән Новгородның "Альта Дженетикс" компаниясенә мөрәҗәгать итте.

Блюма Сергей Николаевич һәм Алиуллов Вилсур Вәгыйз улы район хуҗалыкларына аудит үткәрделәр. Терлекчелек тармагындагы үсешкә киртә булучы көндәлек күзәтелүче проблемаларны ачыкладылар. Аларны чишү барышында гади, ләкин төгәл исәп-хисап, тырышлык таләп итүче эшлисе эшләр планын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International