Һава торышының аяз, коры торуы санитар чисталык икеайлыгында планлаштырылган эшләрне тиешенчә башкарырга мөмкинлек бирә.
Бүген Актаныш районында барлык җирлекләрне, оешма-предприятиеләрне, учреждениеләрне колачлаган зур өмә үтте.
Чарада чисталыкка битараф булмаучылар катнашты.
Төп көчләр парк һәм мәйданнарны төзекләндерү, чистартуга куелды: агачларның кәүсәләрен агарту, корыган ботакларны кисү, чүптән һәм корыган яфраклардан арындыру.
Уздырылган өмәнең файдасы зур булды - Актанышыбыз күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде.