ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

"Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта бүген 5 сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү чарасы узды. Балаларның күңелле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов та уртаклашты. 
- Гимназия укучылары алар һәрвакыт алдынгы, әдәпле, тәрбияле булдылар. Гимназистлар ерактан күренеп, аерылып тора. Сез дә шушы дәрәҗәне төшерми, милләтебезгә, районыбызга хезмәт итәрлек зыялы шәхесләр булып үсеп җитегез! - дип теләкләрен җиткерде ул тәбрикләү сүзендә. 

Ил тарихында беренче цифрлы халык санын алу 15 октябрьдә башлана. Кәгазь анкеталар урынына электрон анкеталар эшләнгән, аларны исәпкә алучылар планшетларда тутырачак.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кайчагында матурлык салонында сезгә сыйфатсыз хезмәт күрсәтергә мөмкиннәр. Әрләшү һәм низаглашу - бу хәлдән чыгу юлы түгел. Закон кысаларында эш итү иң яхшысы.

Үзбәкстанлылар Татарстанның 20 районында республика Президентын сайлауда тавыш бирәчәк
Үзбәкстанлылар үз Республикасы Президентын 24 октябрьдә сайлаячак, ә сайлау кампаниясе 23 июльдә башланды. Бу көнне тавыш бирү Россиянең барлык алты Генераль консуллыгында узачак.
Үзбәкстанда яшәүчеләр республика Президентын сайлауларда Татарстанның 20 районында тавыш бирәчәк.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

✔Ковидка каршы мәҗбүри вакцинацияләү таләбе
38 төбәктә кабул ителде.
✔ ️ Мәдәни-күңел ачу чараларына керү өчен QR-кодлар системасы 26 төбәктә кертелде.
✔ ️ Спорт чараларына керер өчен QR-кодлар - 25 төбәктә кертелде.
✔ ️ Кунакханәләр өчен QR-кодлар-13 төбәктә кертелде.

Коронавируска бәйле чикләүләр кергән беренче көнне үк 334 райондашыбыз вакцина ясаткан. "Моңа чаклы көненә 80-90 кешегә прививка ясый идек, хәзер вакцинациягә килүчеләрнең саны бераз артты. Әмма шуңа да карамастан, чират һәм ажиотаж юк. Дүрт төрле вакцинада бар. Әле кичә генә тагын 2 мең доза вакцина кайтты" ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Могтазиров Рөстәм Азат улы.

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә , район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова, белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Эшлекле сөйләшү барлык санитар нормаларны үтәп оештырылды. Киңәшмә барышында яңа уку елына таләпләр һәм бурычлар, мәгариф оешмаларында туклануны оештыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә багышланды ул.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Дуңгызларның африка чумасы – биек дәрәҗәдә йогышлы вируслы чир. Бизгәк, тирегә, лайлалы ярыларга, эчке әгъзаларга кан йөгерү белән характерлана. 90-100% хайванных hәлакәтенә китерә.

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьга кадәр районда традицион өлкәннәр ункөнлеге узды. Бу көннәрдә өлкәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.


10
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ ЭШКӘРТҮ СӘНӘГАТЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ, ВЕТЕРАННАРЫБЫЗ!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Җир кешесе өчен иң зур, иң күркәм вә әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе ул. Агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килмәсә дә, булган уңышны түкми-чәчми амбарларга озатуга ирештек. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләрне саклап кала алдык. Биредә, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышучы тәҗрибәле игенчеләребез, терлекчеләребезнең өлеше зурдан. Сезнең кебек, үз хезмәтенә тугры калып, яратып башкарганнар гына зур нәтиҗәләргә ирешә ала.
Мөхтәрәм ветераннарыбыз! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкәннәребездә Сезнең хезмәт өлешегез дә зурдан. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз хезмәтегезне намус белән башкарып, еллар һәм чорлар дәвамында Сез салган ныклы нигез ул. Безнең өчен чын мәгънәсендә тырышлык һәм сабырлык үрнәге сез. Сезгә, эчкерсез, тырыш хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Киләчәк көннәрдә дә якыннарыгызның ихтирамын тоеп, сәламәтлеккә туеп, алдагы елларда да районыбыз үсешенең шаһите булып, горурланып, зур җиңүләрне бергә каршы алып яшәргә язсын.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куанычлы тормыш, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Бәйрәм белән!

Тирән ихтирам белән
Э.Н.Фәттахов, Актаныш муниципаль район Башлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International