Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район хакимиятендә киңәшмә узды

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьга кадәр районда традицион өлкәннәр ункөнлеге узды. Бу көннәрдә өлкәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, бүген хакимияттә район җитәкчелеге катнашында, авыл җирлеге башлыклары һәм җирле җәмәгать башлангычындагы ветеран оешмасы рәисләре белән берлектә видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Районда барлыгы 9051 пенсионер исәпләнә. Картлык буенча пенсионерлар саны – 7782. Бөек Ватан сугышы ветераннары -10, тыл ветераннары-320, сугыштан кайткан һәм кайта алмыйча яу кырларында ятып калган райондашларыбызның тол хатыннары -55, сугыш чоры балалары -1691 кеше.
Өлкәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы төзелде. Башка еллардан үзгә буларак, пандемия шартларында, быелгы чаралар эчтәлеге ягыннан да, куелган максаты ягыннан да бераз үзгәртелде, өстәмәләр кертелде.

Соңгы вакытта Актаныш районында иң яхшы эшләүче ветераннар оешмалары җитәкчеләрен һәм актив ветераннарын билгеләү матур традицияга эйләнеп бара. Бүген дә җәмәгатьчелек эшендә кайнаган өлкәннәребез бүләкләнде.
Киров авылыннан Мирзасалихов Рамир Мирзашәех улы, Татар Суыксу авылыннан Солтанова Рәшидә Әбүгали кызы Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Озак еллар җирлектә нәтиҗәле эш оештырганы, балаларга иман-әхлак дәресләре укытканы өчен Усманова Тәхия Әхтәм кызы һәм "Мирас" халык хорының иң актив әгъзасы, киң кырлы талант иясе Хәбибуллин Рафис Хәйрулла улы Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International