"Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта бүген 5 сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү чарасы узды

2021 елның 15 октябре, җомга

"Адымнар-Актаныш" күптелле гимназия-интернатта бүген 5 сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү чарасы узды. Балаларның күңелле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов та уртаклашты. 
- Гимназия укучылары алар һәрвакыт алдынгы, әдәпле, тәрбияле булдылар. Гимназистлар ерактан күренеп, аерылып тора. Сез дә шушы дәрәҗәне төшерми, милләтебезгә, районыбызга хезмәт итәрлек зыялы шәхесләр булып үсеп җитегез! - дип теләкләрен җиткерде ул тәбрикләү сүзендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International