Район башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлады

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ ЭШКӘРТҮ СӘНӘГАТЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ, ВЕТЕРАННАРЫБЫЗ!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Җир кешесе өчен иң зур, иң күркәм вә әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе ул. Агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килмәсә дә, булган уңышны түкми-чәчми амбарларга озатуга ирештек. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләрне саклап кала алдык. Биредә, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышучы тәҗрибәле игенчеләребез, терлекчеләребезнең өлеше зурдан. Сезнең кебек, үз хезмәтенә тугры калып, яратып башкарганнар гына зур нәтиҗәләргә ирешә ала.
Мөхтәрәм ветераннарыбыз! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкәннәребездә Сезнең хезмәт өлешегез дә зурдан. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз хезмәтегезне намус белән башкарып, еллар һәм чорлар дәвамында Сез салган ныклы нигез ул. Безнең өчен чын мәгънәсендә тырышлык һәм сабырлык үрнәге сез. Сезгә, эчкерсез, тырыш хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Киләчәк көннәрдә дә якыннарыгызның ихтирамын тоеп, сәламәтлеккә туеп, алдагы елларда да районыбыз үсешенең шаһите булып, горурланып, зур җиңүләрне бергә каршы алып яшәргә язсын.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куанычлы тормыш, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Бәйрәм белән!

Тирән ихтирам белән
Э.Н.Фәттахов, Актаныш муниципаль район Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International