Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә , район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова, белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды. Эшлекле сөйләшү барлык санитар нормаларны үтәп оештырылды. Киңәшмә барышында яңа уку елына таләпләр һәм бурычлар, мәгариф оешмаларында туклануны оештыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә багышланды ул..jpg)