ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, район башлыгы Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге уңышларына нигез салган, кечкенәдән хуҗалык эшенә җигелеп, район авыл хуҗалыгы сәнәгатенең үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызны хөрмәтләде. Шуларның берсе - Киров авылында гомер кичерүче, Ленин ордены кавалеры Каһирова Зөлфирә Барый кызы.
Ул 1940 нчы елның 1 январенда Актаныш районы Усы авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул. Әмма ятимлек һәм нужа хуҗалык эшенә илтә. 8 сыйныфта укыгында мәктәпне ташлап хуҗалыкта дуңгыз караучы булып эшли башлый.
Фидакарь хезмәте өчен күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, орден-медальләр белән бүләкләнгән ул. Алар арасында иң кадерлесе - Ленин ордены. Әлеге зур бүләккә һәм хөрмәтләүгә бик сирәк кеше лаек булган. СССРның иң югары дәүләт бүләге ул.

Районыбызның яшь шахматчылары, остазлары Илдар Имамов һәм Фәһим галимов җитәкчелегендә Самара шәһәрендә узган авыл районнары арасында Бөтенроссия турнирында катнашып Чемпион исемен яуладылар. Бүген Актанышка кайтып җиткән шахматчыларыбызны чәчәк гөлләмәләре белән ата-аналар, район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Әнвәр Гафуров карша алды.
Атна дәвамында барган турнирда, егетләр арасында Латыйпов Данияр чемпион исеменә лаек булды. Рахманова Зөләйха үз яшьтәшләре арасында 2 нче урынны, Латыйпова Раяна, Сәлахова Валерия 3 нче урыннарны яуладылар. Нәбиева Рамилә, Рахманова Зәйнәп, Латыйпова Раяна беренче урынны яулап, Россия чемпионы исеменә лаек булдылар! Балаларны һәм остазларын ихлас күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез! Афәрин!


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

8 ноябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана узды. Аның төп бизәге үзебезнең "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле булды. Бәйрәм барышынды еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, әлеге өлкәдә хезмәт куйган җитәкчеләр, һөнәр ияләре хөрмәтләнде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемне тапшырды! Энгель Нәвап улын ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә хезмәтендә уңышлар теләп калабыз!



7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

                                               Өлкәннәр көне белән!

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә hәрчакта!

 

 

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы шәhәht территориаль органы коллективы барча өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикли.

Хөрмәтле Өлкән буын кешеләребез! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз.

Сез яшь вакытыгызда авырлыкларга бирешмичә илебезнен уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшь буынныр, сезнең киңәшләрегезгә таянып, юлдан тайпалмыйча, үрнәк булып яшәргә тырышырбыз!

Сезгә саулык сәламәтлек, озын гомер телибез, урыннарыгыз өйнең турләрендә булсын, алдагы тормышыгызда доньяга ямь биреп яшәгез, безнен хөрмэтле ак эбилэр hәм бабайлар!

Бәйрәм белән сезне кадерлеләребез!

Әҗәкүл авылында изге җанлы кешеләребезнең ярдәмнәре белән яңа мәчет торгызырга ният кылганнар.
Аның нинди булачагын фотолардан күреп хозурлана аласыз. Татар-башкорт "күперенең" иң башында кунакларны каршы алган авыл азансыз булса, бу безне бер дә бизәми.
"Проект ясалды, битараф булмаган авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән бүген нигез ташлары кайтарылды. Кәгазь эшләрен төгәлләп, акрынлап төзелешне башларга иде" ди җирлек башлыгы Гадел Маликов.
 

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Бишкурай авылында кош гриппы теркәлгән. Әлеге афәттән котылуның һәм тирә-якка таратмауның бердән-бер чарасы - кошларны яндыру.
 

Район башлыгы Энгель Фәттахов 70 яшьлек күркәм юбилеен каршы алган мөгаллим-ветеран Галиева Рәфига Габит кызын туган көне белән хөрмәтләде. Лаеклы ялда булса да, үз һөнәренә тугры калып балаларга белем һәм тәрбия бирүен дәвам итә ул. Рафига Габит кызын ихластан туган көне белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә сәламәт булып, үәр туар таңнарны шатлыклы мизгелләр белән генә каршылап яшәргә насыйп итсен Ходай!

Районыбызның гына түгел, гомүмән Татарстанда бүгенге көндә дә иҗат белән янып яшәгән иң өлкән язучыларыбызның берсе - Әмирҗан ага Моталлапов, район тарихын барлап, күпсанлы китаплар чыгаруда тырыш хезмәтен куйган, өлкән журналистыбыз Йосыф ага Хуҗин һәм "Актаныш таңнары" газетасының алыштыргысыз хезмәткәре, озак еллар район мөхәрриятендә хезмәт куйган журналист Филиза Гомәровага, район башлыгы Энгель Фәттахов ТАССРның 100 еллыгы истәлек медален тапшырды.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле укытучыларыбыз, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучы тора. Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче изге һөнәр ияләре Сез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International