Энгель Фәттахов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле укытучыларыбыз, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, кадерле хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучы тора. Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче изге һөнәр ияләре Сез.
Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, эзләнүдә булырга, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, аларны төгәл үтәп, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш. Чөнки белем сыйфаты - укытучыларның һөнәри осталыгына, үзбелемен күтәрүенә бәйле.
Сез әлеге сыйфатларны үз иткән, хезмәтегезне яраткан, аңа тугры калган хөрмәткә лаек кешеләр. Район мәгарифенең эшчәнлеге республика күләмендә танылу тапкан икән – бу әлбәттә, сезнең тырыш хезмәт.
Хөрмәтле укытучылар! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без дә үз чиратыбызда укытучыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз.
Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән ара¬лашудан шатлык китерсен. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар ту¬ган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын оныт-масын – бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя. Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, хезмәт җиңүләре, куанычлы тормыш телим. Бәйрәмегез белән!

Ихтирам белән, Энгель Фәттахов
Актаныш муниципаль район Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International