Әҗәкүл авылында яңа мәчет төзергә ниятлиләр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Әҗәкүл авылында изге җанлы кешеләребезнең ярдәмнәре белән яңа мәчет торгызырга ният кылганнар.
Аның нинди булачагын фотолардан күреп хозурлана аласыз. Татар-башкорт "күперенең" иң башында кунакларны каршы алган авыл азансыз булса, бу безне бер дә бизәми.
"Проект ясалды, битараф булмаган авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән бүген нигез ташлары кайтарылды. Кәгазь эшләрен төгәлләп, акрынлап төзелешне башларга иде" ди җирлек башлыгы Гадел Маликов.

Инде бу изге эштә райондашларыбыз да ярдәмнән читтә калмаслар дип өметләнеп, сезгә алдан ук олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган изгелекләребез ихластан булып, Кыямәт көннәрендә һәммәбезгә дә аның әҗерләрен күреп, газаптан котылырга бер сәбәпче булсалар иде. Барчагызга да һидият нуры, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, эшләрегездә зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз!

Мәчет төзелешенә һәркем үз өлешен кертә ала.

ПАО "Акбарс Банк"
БИК 049205805
ИНН/КПП 1653001805/165801001
к.сч 30101810000000000805

Сч. 40703810305970000035
Получатель: МЕСТНАЯ МУСУЛЬМАНСКАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ-ПРИХОД МЕЧЕТИ Д.АЗЯКУЛЬ МУХТАСИБАТА АКТАНЫШСКОГО РАЙОНА ЦЕНТРАЛИЗОВАННОЙ РЕЛИГИОЗНОЙ ОРГАНИЗАЦИИ ДУМ РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International