Энгель Фәттахов район авыл хуҗалыгы сәнәгатенең үсешенә зур өлеш керткән ветераннарыбызны хөрмәтләде

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан, район башлыгы Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге уңышларына нигез салган, кечкенәдән хуҗалык эшенә җигелеп, район авыл хуҗалыгы сәнәгатенең үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызны хөрмәтләде. Шуларның берсе - Киров авылында гомер кичерүче, Ленин ордены кавалеры Каһирова Зөлфирә Барый кызы.
Ул 1940 нчы елның 1 январенда Актаныш районы Усы авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул. Әмма ятимлек һәм нужа хуҗалык эшенә илтә. 8 сыйныфта укыгында мәктәпне ташлап хуҗалыкта дуңгыз караучы булып эшли башлый.
Фидакарь хезмәте өчен күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, орден-медальләр белән бүләкләнгән ул. Алар арасында иң кадерлесе - Ленин ордены. Әлеге зур бүләккә һәм хөрмәтләүгә бик сирәк кеше лаек булган. СССРның иң югары дәүләт бүләге ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International