8 ноябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана узды. Аның төп бизәге үзебезнең "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле булды. Бәйрәм барышынды еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, әлеге өлкәдә хезмәт куйган җитәкчеләр, һөнәр ияләре хөрмәтләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемне тапшырды! Энгель Нәвап улын ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә хезмәтендә уңышлар теләп калабыз!