Коронавируска бәйле чикләүләр кергән беренче көнне үк 334 райондашыбыз вакцина ясаткан

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Коронавируска бәйле чикләүләр кергән беренче көнне үк 334 райондашыбыз вакцина ясаткан. "Моңа чаклы көненә 80-90 кешегә прививка ясый идек, хәзер вакцинациягә килүчеләрнең саны бераз артты. Әмма шуңа да карамастан, чират һәм ажиотаж юк. Дүрт төрле вакцинада бар. Әле кичә генә тагын 2 мең доза вакцина кайтты" ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Могтазиров Рөстәм Азат улы.
Бүгенге көнгә 16750 райондашыбыз (шуның эченнән 4121 өлкән яшьтәгеләр) коронавируска каршы саклану чарасын күреп вакцинация узган. Ә 4900 кеше инде гриппка каршы прививка да ясатырга өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International