Үзбәкстанлылар Татарстанның 20 районында республика Президентын сайлауда тавыш бирәчәк

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Үзбәкстанлылар Татарстанның 20 районында республика Президентын сайлауда тавыш бирәчәк
Үзбәкстанлылар үз Республикасы Президентын 24 октябрьдә сайлаячак, ә сайлау кампаниясе 23 июльдә башланды. Бу көнне тавыш бирү Россиянең барлык алты Генераль консуллыгында узачак.
Үзбәкстанда яшәүчеләр республика Президентын сайлауларда Татарстанның 20 районында тавыш бирәчәк.
"14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр алдан тавыш бирү уздырылачак. Бу Үзбәкстан гражданнары өчен тагын да уңайлы шартлар тудыру, шулай ук сайлаучыларның күбрәк санын колачлау өчен эшләнә", - дип сөйләде Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәрит Насриев.
Актанышта сайлаулар 15 октябрь көнне, 8:00 сәг. 12:00 сәг. кадәр Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узачак. Биредә үзбәк милләтеннән булган 53 райондашыбыз катнаша. Шулай ук Мөслим районыннан да килүчеләр көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International