ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2012 ел
җомга
“Нива” ҖЧҖ алдынгы сыер савучысы Тәнзилә Миңнуллина 41 нче республика бәйгесендә  үзенең һөнәри осталыгын күрсәтеп, зурлар арасында мәртәбәле 3 нче урынны яулап кайтты.
Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Ул 1996 елның 8 июнендә РФ Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм совет халкының немец фашистларына каршы Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгеләп үтелә.

21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Актаныш муниципаль районында комбайннар парады узды.

20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Район савымчылар бәйгесенең  җиңүчесе дип табылган “Нива” ҖЧҖ алдынгы сыер савучысы Тәнзилә Миңнуллина бүген үзенең һөнәри осталыгын республика бәйгесендә сынаячак.
Хәзергә Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында 15574 гектар мәйдан күпьеллык үләннәрнең 9200 гектары чабылган, бу планның 60 процентын тәшкил итә.

19
июнь, 2012 ел
сишәмбе
15 июнь көнне  ТР Дәүләт Советы тарихында беренче тапкыр инвалидларның республика иҗтимагый оешмалары активы өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Анда Актаныш муниципаль районыннан инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе С.Әхмәтова катнашты.
Иманга кайтуның бер матур үрнәге – 18 июнь көнне Актаныш авылының Бүләк бистәсендә “Бүләк” дип аталачак мәчеткә нигез ташы салынды.
Бүген район Башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы район башлыгы Э.Н.Фәттахов катнашында узды. Утырышта барысы 35 гражданның гаризасы каралды.

18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

 

18 июнь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

17 июнь, якшәмбе көнне Татарстан Республикасы делегациясе составында актанышлылар Алтай крае башкаласы – Барнаулда Сабантуй бәйрәмендә катнашып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International