18 июнь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
17 июнь, якшәмбе көнне Татарстан Республикасы делегациясе составында актанышлылар Алтай крае башкаласы – Барнаулда Сабантуй бәйрәмендә катнашып кайттылар. Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов бәйрәмгә олуг затлы кунак буларак чакырылган иде. Бәйрәмне ачу тантанасы Актаныштан “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле һәм Алтай дәүләт филармониясенең “Огоньки” рус бию ансамбле чыгышлары белән башланып китте..jpg)
“Безнең Актаныш кыз-егетләре җыр-биюләрен бик яраттылар, югары бәяләделәр. “Агыйдел”ансамбленә дәүләт статусы бирергә мөмкин, дигән фикер дә әйтелде”,- дип, бүген киңәшмәдә горурланып сөйләде район башлыгы Э.Фәттахов, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе – 6-8 июль көннәрендә Актаныш районында узачак республика семинарына әзерлек хакында булды. Әлеге өчкөнлек зур чара кысаларында Аеш авылында җәмәгать үзәге ачылачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Семинарның төп өлеше – “Башак” хуҗалыгы базасында үтәчәк. Анда игенчелек һәм терлекчелек тармагының яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалып, алдагы зур эш – урып-җыюга әзерлек мәсьәләләре хакында киңәшләшәчәкләр.
“Семинарга кадәр бар тирә-якны тәртипкә китереп бетерү, үзәкне матурлау, авыллар арасында юл буйларын тагын бер кат карап чыгып, чистарту кирәк – гомумән, кунаклар каршында йөзебез кызармаслык булсын. Семинарга кадәр, шулай ук, терлек азыгы, печән әзерләү буенча да эшләр оешкан төстә барсын”,- дип белдерде Э.Фәттахов.