Актанышлылар Барнаул Сабантуен гөрләтте

2012 елның 18 июне, дүшәмбе

 17 июнь, якшәмбе көнне Татарстан Республикасы делегациясе составында актанышлылар Алтай крае башкаласы – Барнаулда Сабантуй бәйрәмендә катнашып кайттылар. Быелгы бәйрәм исә Алтай краның 75 еллыгына багышлап оештырылган иде. Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов бәйрәмгә шәрәфле кунак буларак чакырылган иде. Бәйрәмне ачу тантанасы  Актаныштан “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле һәм Алтай дәүләт филармониясенең “Огоньки” рус  бию ансамбле чыгышлары белән башланып китте.


Барнаул Сабантуе җырлары, биюләре, милли уеннары белән күркәм генә үтеп китте. Анда барлык Сабантуй уеннары да оештырылган иде. Сабантуй батырына тәкә бүләк ителде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International